Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Каз өмәсе» фестивале узачак

Мөслимебездә «Каз өмәсе» бөтенроссия фестивале узачак.

25-26 ноябрь көннәрендә Мөслимебездә "Каз өмәсе" бөтенроссия фестивале узачак.

Әлеге зур чараны оештыру мәсьәләләрен уртага салып киңәшләшү өчен, бүген районга Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова килде.

Администрациянең киңәшмәләр залында фестивальне оештыру комиссиясенең беренче утырышы узды.

Халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре бүген дә татар авылларының җылы йортларында, күмәк каз өмәләрендә саклана. Бөтенроссия фестиваленең дә максаты - милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү.

Мөслимнең какланган казы бөтен Россия буенча танылган. Безнең фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар 30 мең баш каз үстерәләр. Шуңа да фестиваль өчен безнең район сайланган.

Чараны югары дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүдә райондашларыбыздан активлык көтәбез.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев