Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шуганка авылында ир-атны кыйнап үтерәләр

Вакытлыча ялланып эшләүче ике ир-ат арасында 26 июль көнне бергә утырып эчкәннән соң тавыш чыга.

29 июль көнне Шуганка авылының элеккеге ФАП бинасы – бүгенге көндә рәсми булмаган эшчеләр тулай торагы булып хезмәт иткән бинада ир-ат мәете тапканнар.

“Вакытлыча ялланып эшләүче ике ир-ат арасында 26 июль көнне бергә утырып эчкәннән соң тавыш чыга. 1981 елгы Азнакай районы егете Башкортстан республикасының Бәләбәй шәһәре кешесе – 37 яшьлек ирне кыйный. Башына кан сауган ир-ат ике көннән соң йоклаган вакытта җан бирә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара, җинаять эше кузгатылды. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат судка кадәр кулга алынды, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Суд алдына басачак ир-ат моңа кадәр дә акча талау, наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән булган”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев