Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йомгаклау туры узды

“Без – яшь мультипликаторлар” республикакүләм конкурсыа йомгак ясалды

28 нче октябрь көнне Актаныш районының “Умырзая” балалар бакчасында  мультипликация көне уңаеннан “Без – яшь мультипликаторлар” республикакүләм конкурсының  йомгаклау туры узды. Әлеге конкурста Метрәй башлангыч мәктәбендә эшләп килүче  “Фантазия” мультстудиясенең “Чукмар белән Тукмар”, Мөслимнең  “Карлыгач” балалар бакчасының “Гали белән Кәҗә”  мультфильмнары  3 нче урынны яулады. Конкурста җиңгән балаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Метрәйнең мультстудия җитәкчесе Равилә Шәрифуллина Минзәлә, Сарман, Актаныш районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән килгән коллегаларын үз тәҗрибәсе белән таныштырды,  “Мультфильм төшерүдә яңа алымнар” темасына мастер-класс күрсәтте.

https://disk.yandex.ru/i/jobjoB75jj49Bw

Фото  "Көмеш кыңгырау" газетасы аккаунтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев