Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интеллектуаль викторина узды

Түбән Кама шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд биографиясенә багышланган интеллектуаль викторина узды

Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд  биографиясенә багышланган интеллектуаль викторина узды. Республикабыз районнарыннан килгән алты команда төрле дәрәҗәдәге катлаулы сорауларга җаваплар эзләделәр. Түбәнкамалылар 3500 балл җыеп викторинада җиңүче булдылар. Сарман командасы 3400 балл белән икенче һәм Мөслим командасы 3300 балл белән өченче урынны яуладылар. Тубәнкама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов: "Чараның төп максаты җиңү түгел, ә Мөхәммәд Пәйгамбәр  турындагы белемнәрне арттыру һәм ныгыту",- диде.

"Викторина тәмамлангач, чарада катнашучылар кайнар пылау һәм пироглар белән сыйландылар, ә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды", - дип хәбәр итә Мөслим мөхтәсибәте.

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев