ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫ ИКЕНЧЕ ХАТЫН ИТЕП ЧАКЫРАЛАР: ИР КИЕМЕН ЮЫП, КӨНДӘШЕ АШАРГА ПЕШЕРЕП ТОРЫРГА ӘЗЕР
Яңалыклар

ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫ ИКЕНЧЕ ХАТЫН ИТЕП ЧАКЫРАЛАР: ИР КИЕМЕН ЮЫП, КӨНДӘШЕ АШАРГА ПЕШЕРЕП ТОРЫРГА ӘЗЕР

(Интертат)
Фото: видеодан скриншот
Җырчы Инстаграмга тамашачысының мәхәббәт аңлатуын төшергән видеоны куйды.
Видеода бер ир-ат Илсөя Бәдретдинованы бик яратуын белдерә. Алай гына түгел, бу кеше хатынына да "Илсөяне күбрәк яратуын" сөйләгән икән:

"Минем тормыштан дә күбрәк ярата торган кешем бар, но мин аңа башта ук әйттем: "Минем тагын бер яраткан кешем бар. Ул - Илсөя Бәдретдинова. Әгәр көнләшмәсәң генә, без бергә булырбыз дидем".

Хатыны да югалып калмаган:

"Мин дә аны бик яратам. Әгәр дә ул сиңа чыгарга риза булса, өчәү бергә торырбыз".

"Киләчәк шундый бәхетле име, ул ашау пешереп торса, мин киемнәреңне юып торыр идем",- ди әлеге ир Илсөягә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев