Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар көтәбез

Мин – сугыш чоры баласы. Гомерем буе­на күңелемдә йөргән, йөрәгемне борчып тор­ган вакыйга ул сугыш.

Әтием сугышта үлде, авылда андыйлар күп булдык. Авылның бар­лык эше, язмышы безнең кебек 12-14 яшь­лек балаларга һәм хатын-кызларга калды. Тырма-сукасы белән бергә тормыш арбасын озак тартырга туры килде. Тормышымда әти- бабайлар яулаган Җиңү көнен каршылаудан да зур шатлык, бәйрәм булмады. Ул хәзер дә шулай.

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан безгә, сугыш чоры балаларына, хөкүмәтебез аерым статус би­рер дип өметләнгән идек. Бу – өлгергән мәсьәлә. Әлеге статус нинди дә булса матди өстенлекләр бирмәскә дә мөмкин, әмма ул безгә рухи, әхлакый һәм психологик ярдәм булачак. Җәмгыятьтә безнең лаеклы урыныбызны билгеләячәк. Безнең буын әлеге исемне алырга лаек.

Пенсионерлар дәүләтебезенең һәм хөкүмәтебезнең игътибарын тоеп яши. 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә “Өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырту стра­тегиясе турында”гы хөкүмәт күрсәтмәсе шул хак­та сөйли. Анда өлкәннәрнең тормышын эчтәлекле һәм сыйфатлы итү турында сүз бара. Бу урын­да мин пенсионерларның мәнфәгатенә туры килмәүче мәсьәләгә тукталыр идем. 2019 елдан аларның мөлкәтенә бәйле рәвештә ташламалы путевкалар бирү чикләнде. Ягъни 20 сутыйдан артык җире яисә 80 квадрат метрдан артык торак мәйданы булган пенсионер ташламалы путевка­дан мәхрүм ителә. Бүгенге көндә 70-75 яшьтәге әби-бабайга 20-25 сутый җир яисә артык торак мәйданы бер табыш та китерми. Ул аны сата да, алыштыра да алмый.

Татарстаныбыз – алга киткән, икътисады көчле республика. Бәлки хөкүмәт әлеге мәсьәләгә игътибар итәр, хатаны төзәтер, дип уйлыйм.

Мирзанур Галимов. Метрәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев