Бәйгегә әниегезнең фотосын (үзен генә яки баласы/балалары/оныклары белән) һәм әниегез турында мәгълүмат (кайда эшли, әниегезгә генә хас сыйфатлар, аның нинди дә булса эшкә/һөнәргә осталыгы һ.б.) җибәрергә кирәк. Фотобәйгедә җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыклана. Җиңүчеләр - иң булган, иң "шәп" әниләр турында язмалар "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасында урын алачак. Журналистларны әниегез турында язма әзерләргә этәрү сездән дә тора - кадерлегез турында мәгълүмат биргәндә мактау сүзләрен кызганмагыз!
Иң кадерле кешеләрегезгә изге теләкләрегезне, тәбрикләүләрегезне җиткерергә онытмагыз! Әниләр көне уңаеннан котлауларны Мөслим матбугат үзәге ташламалы бәядән кабул итә. "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарында котлау бастыру - 400 сум (50 сүз), Мөслим радиосына котлау бирү 150 сум (65 сүз) тора. Ташламалы бәядән котлауларны 23 ноябрьгә кадәр кабул итәбез.
Нет комментариев