Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшь комбайнчылар” бәйгесе

Районнан тәкъдим ителгән дүрт кандитатура арасыннан “Август-Мөслим” компаниясе механизаторы Фаил Гизтдинов сайлап алынган.

Казан дәүләт аграр университеты базасында 28-29 октябрь көннәрендә “Яшь комбайнчылар” республикакүләм бәйгесе уза. Бәйге - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылган. Районнан тәкъдим ителгән дүрт кандидатура арасыннан  “Август-Мөслим” компаниясе механизаторы Фаил Гизтдинов сайлап алынган. 30 яшькә кадәрле яшь белгечләр арасында оештырылган ярышта Фаил Мөслим районы данын яклап чыгыш ясаячак. Бу сезонда тырыш егет 55 мең тонна икмәк суктырган һәм алдынгылар рәтендә булган.  Ике көн дәвам итәчәк ярышларда Фаилгә уңышлар телибез.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев