Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкә узды (фоторепортаж)

Мөслим үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында ярминкә узды.

 Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызны сәламләп, өлкәннәр көне уңаеннан котлауларын, ихлас теләкләрен җиткерде.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителде. Товарларның ассортименты бай булуы мөслимлеләр күңеленә хуш килде.
Мал-туар тотучылар өчен ашлык сату да оештырылган иде. Барлыгы 20 тоннадан артык ашлык сатылган.
Үзешчәннәрнең моңлы җыр-биюләре чараны җанландырып, бәйрәм рухы өстәп җибәрде.
Авыл җирлекләре, район үзәге мәктәпләре ярминкә кунакларын коймак һәм чәй белән сыйлады.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев