Яңа җиңүләр
Яңалыклар

Яңа җиңүләр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан килгән мәгълүматка караганда, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм интернат хезмәткәрләре 2023 елны Бөтенроссия онлайн конкурсларындагы яңа җиңүләре белән каршы алалар.

"Татнефть" хәйрия фонды үткәргән "Луч - 2022год. Люди, умеющие чувствовать" исемле Бөтенроссия фестивалендә:

“Нәфис сүз“ номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломына Людмила Махнева ия булган. 

Дамир Нәбиев “Вокал “ номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломы алган. 

Фәрит Сәйфиев һәм интернат хезмәткәре Лилия Нәбиуллина “Хореография“ номинациясендә II дәрәҗә Лауреат дипломнары белән бүләкләнгәннәр. 

Мәдәни-массакүләм чараларны оештыручы Азия Заһидуллинага конкурсантларны яхшы әзерләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырылган. 

Мөслина Харисова "Интернетка рәхмәт-2022" исемле бәйгедә катнашып, компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия конкурс комиссиясеннән диплом, кызыксындыру призы, тәмле күчтәнәчләр кабул итеп алган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев