Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйлем бәйрәме

«Курай» паркында беренче сыйныф укучылары өчен Гыйлем бәйрәме оештырылды.

"Курай" паркында район үзәге мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен Гыйлем бәйрәме уздырылды.

Балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде. Беренче сыйныф укучылары исәнләшергә өйрәнделәр, мөслимлеләр кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары һәм "Мизгел" яшьләр үзәге волонтерлары ике мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре элек мәктәп укучылары кулланган уку әсбапларыннан торган экспозиция алып килгән. Балалар китапханәсе оештырган яшел фотозонада - әдәби аланда балалар истәлеккә фотога төште. "Аргамак" спорт мәктәбеннән килгән понида кызлар аеруча яратып йөрде. Мөхтәсибәт рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы балалар өчен шөгыльләр оештырды. Асфальтка да, кәгазьгә дә рәсем ясарга бик яраталар балалар. Аларның кулларыннан акбур, кайчы, төсле карандашлар төшмәде.

Чарада катнашкан һәр бала бүләкләр алды. Укучылар шат күңел белән гыйлемнең кирәклеген аңлап таралышты.

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев