«Гурман» фестивале үтте
Яңалыклар

«Гурман» фестивале үтте

«Гурман» фестивалендә районыбызның күркәм гаиләләре аш-су әзерләү осталыгы буенча көч сынашты.

Мөслимнең “Киләчәк” паркында “Минем гаилә” муниципаль конкурсының йомгаклау туры - "Гурман" фестивале үтте.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты. "Гурман" фестивалендә районыбызның күркәм гаиләләре аш-су әзерләү осталыгы буенча көч сынашты. Фестивальнең җиңүчесе - Метрәй авылыннан Шәйгардановлар гаиләсе. Алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. " Иң актив гаилә" номинациясендә Мөслимнән Салиховлар, "Иң ихлас гаилә" номинациясендә Октябрь авылыннан Вәлиевлар гаиләсе бүләкләнде.

Лилия Шәймиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев