Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО нормаларын һәркем тапшыра

Түбән Табын интернат-мәктәбенең спорт залында укучылар ГТО нормативлары тапшырдылар.

14 мартта «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале Мөслим муниципаль районы "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе" спорт залында 5-9 сыйныф укучыларын җыйды.
Фестивальнең ачылу тантанасында мәктәп директоры Илшат Хәбибуллин катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
Балалар урыннан озынлыкка сикерү, кулларда гәүдәне күтәрү, йөгерү, тупны төгәллеккә ыргыту, 1 минут эчендә яткаш ккилеш гәүдәне күтәрү буенча тест сынаулары тапшырды.
Ярышлар эмоциональ рәвештә узды, балалар бер-берсенә көч биреде, ә рекордка барганнарны алкышлар белән хупладылар. Егетләр дә, кызлар да сынауларны лаеклы үтәделәр. Павел Голубоцкий, Сергей Львов, Эвелина Самсонова, Сергей Насыйбуллин югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев