Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды

18-21 октябрь көннәрендә гражданнар оборонасы буенча комплекслы өйрәнүләр үткәрелде.

18-21 октябрьдә Мөслим районында узган гражданнар оборонасы буенча комплекслы өйрәнүләр җитәкчелек составының практик гамәлләрен тикшерү һәм коткару хезмәтләренең  гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү эшләренә әзерлеген тикшерү максатын куйды.

Гражданнар оборонасы өйрәнүләре район администрациясе идарәләре башлыклары, коткару хезмәтләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Җитәкчелек составына хәбәр итүдән башлап, киңәшмә һәм смотр - гражданнар оборонасы көчләренең һәм чараларының әзерлеге турында мәсьәләләр каралды. Гадәттән тыш хәлләрдә эшләү буенча күнекмәләр уздырылды.

Чын авария вакытында мөмкин булган сценарийлар эшләнгәннән соң, «отбой» командасы яңгырады. Өйрәнүдә катнашучыларның барысы да, тренировкаларның  файдалы булуы белән килештеләр. Гомумән алданда, районның әзерлеге яхшы, дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев