Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Герой исемендәге район спорт залында волейбол ярышы узды

Русшуганлылар, гадәттәгечә, традициягә тугры калдылар. Советлар Союзы Герое П. А. Днепров кубогына районара волейбол ярышлары быел егерме дүртенче тапкыр үтте.

Герой исемендәге мәктәп спортзалында Мөслим, Әлмәт, Азнакай һәм Актаныш районнарыннан 13 команда җыелды. Уенчыларны һәм спорт сөючеләрне район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов, волейбол ветераны Павел Устеряков сәламләде. Жирәбә уйнатып, командалар дүрт төркемгә бүленде. Командаларның берсе район мәктәпләре укучыларыннан - алдагы ярышларда кубок өчен көрәшәчәк яшь волейболчылардан төзелгән иде.

Азнакай районы Чалпы авылы, "Селфи", Әлмәт политехника техникум һәм Рус Шуган мәктәбе командалары төркем турнирының җиңүчеләре булды. Финал уеннары нәтиҗәләре нигезендә урыннар түбәндәгечә бүленде: дүртенче урында - русшуганлылар, өченчедә - чалпылылар, икенчедә - политехника техникумы, ә кубок Әлмәттән "Селфи" командасына тапшырылды. Призлы урыннарга чыккан командалар Мактау грамоталары һәм кыйммәтле пакетлар белән бүләкләнде. Финалга чыккан командаларның иң яхшы уенчылары - Рус Шуганнан Дмитрий Новиков, Чалпыдан Иван Данилов, "Политех"тан Камил Камалов, "Селфи"дан Рамис Хөсәенов яшьләр белән эшләү бүлегенең кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар.

Вазыйфаларын гадел башкарган өчен ярышларның баш судьясы Илдар Мадъровка рәхмәтебезне белдерәбез. Рус Шуган мәктәбе ярышларның төп иганәчесе булды. "Мөслим элеваторы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм якташ эшмәкәр Сергей Новиков шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев