Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә ядкарьләре

Өлкәннәр туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре В.М. Мирхазиянованың гаилә традицияләрен саклауның тарихи әһәмияте турында чыгышын кызыксынып тыңладылар

Гаилә елы һәм Өлкәннәр декадасы кысаларында Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәтләрдән файдаланучылары өчен «Гаилә ядкарьләре» темасына күчмә күргәзмә белән мәгълүмати-эчтәлекле чара оештырдылар.
Өлкәннәр туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре В.М. Мирхазиянованың гаилә традицияләрен саклауның тарихи әһәмияте турында чыгышын кызыксынып тыңладылар, Татарстан Республикасы халыкларының гаилә ядкарьләре белән таныштырдылар. Музей фонды баш сакчысы Ю.К. Зәкиева очрашуда катнашучылар игътибарына күчмә күргәзмә кысаларында үткәннәрнең уникаль экспонатларын тәкъдим итте.
Чара «Мәңгелек бизәкләр» мастер-классы белән дәвам итте. Венера Мөнәвир кызы һәм Йолдыз Камил кызы белән бергәләп, өлкәннәр, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, гипстан ясалган тәлинкәләрне бизәделәр.
Очрашу шатлыклы нотада тәмамланды – өлкәннәрнең барысы да бүләкләр һәм күчтәнәчләр алды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар волонтерларга тәмле күчтәнәчләре, игътибарлары һәм шундый кызыклы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотолар – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев