Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атна вакыйгаларына күзәтү ясап, чараларны оештырган һәм аларда катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агымдагы атнада узасы бәйрәм чараларына тукталып үтте.

Җыелышта Мөслим муниципаль районы Финанс бюджет палатасының керемнәр бүлеге начальнигы Илмира Гыйльмуллина - Күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" Россия Федерациясе дәүләт программасы буенча  Рунар һәм Алия Ханнановлар гаиләсенә сертификат тапшырылды.

1. Кышкы спартакиада нәтиҗәләре буенча - Илшат Яббаров;
2. ЗАГС бүлеге эшчәнлеге буенча - Язилә Мәгалимова;
3. Хуҗалык тәэмин итү оешмасы эшчәнлеге буенча - Марат Кашаповлар чыгышы тыңланды.

Атна дәвамында үткәреләсе чаралар программасы.
- 21.02 – 09.00 Ветераннар арасында бильярд ярышы.
- 23.02 – 18.00 З.Басыйрова ис.мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты.
- 24.02 – 10.00 Михайловка авылында “Масленица” бәйрәме.
- 25.02 – 10.00 Район үзәгендә Кышны озату бәйрәме.
- 13.00 Баек авылында бәйрәм чаралары: күңелле уеннар, чанада шуу, итек футболы, концерт программасы.
- 26.02 -10.00 Рус Шуган авылында “Масленица” бәйрәме.

Фото - администрация матбугат хезмәте архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев