Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экология республика фестивале йомгакланды

Чара кысаларында 2022 елда экологик хәрәкәт активистлары тормышка ашырган проектларга йомгак ясалды

Кичә Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында 2022 елның Экологик сезонына йомгак ясау буенча "Чиста булачак!" ("Будет чисто!") республика фестиваленең йомгаклау чарасы узды.

Чара кысаларында 2022 елда экологик хәрәкәт активистлары тормышка ашырган проектларга йомгак ясалды, хәрәкәтнең актив катнашучыларын бүләкләү тантанасы үтте. Фестивальдә районыбызның "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм Мөслим гимназиясенең "Экокалейдоскоп" берләшмәсе әгъзалары, аларның җитәкчесе Ләйсән Бариева катнашты. Барлык активистларыбызга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды, ә Эльмира Гамирова "Чиста булачак!" хәрәкәтеннән бүләк алды.

Фото - "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев