Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләр хезмәт итәргә әзер

Язгы чакырылыш тәмамланды. Быелгы чакырылышта җирлегебездән 13 егет Ватанны сакларга китте. 

Алар – Мөслим, Иске Карамалы, Чишмә, Рус Шуган, Мари Бүләр, Сал.Мухан, Октябрь авылы егетләре. Аларның күбесе Псков, Мәскәү, Чиләбе, Архангельск, Омск өлкәләрендә, Коми Республикасында, Чиләбе, Севастополь, Екатеринбург шәһәрләрендә хәрби-диңгез, һава-десант, коры җир, ракета, Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итә.
– Егетләрне озату “Мөслим йөрәге” скверында уза. Хәрби чакырылыш алдыннан егетләр медицина комиссиясе уза. Шунысы куанычлы – егетләрнең барысы да армия сафларында хезмәткә әзер. Физик яктан да, мораль яктан да көчле алар. Бик күпләре һөнәр үзләштерергә, эшләргә дә өлгерде, – ди хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия рәисе Илшат Яббаров.
Сер түгел, хәзер армия хезмәте, элеккеге еллар белән чагыштырганда, нык үзгәрде. Солдатларга хезмәт итү өчен уңай шартлар тудырылды. Солдатлар кесә телефоннарыннан да файдалана ала. Ә бу әти-әниләре, якыннары белән элемтәдә тору өчен иң яхшы мөмкинлек, дигән сүз.
– Һәрбер әни өчен баласын армия хезмәтеннән көтеп алу ул – зур сынау. Өч улыбыз бар. Икесе инде Ватан алдындагы бурычларын үтәде. Өлкәне Никита бүген дә контракт нигезендә Киров шәһәрендә хезмәт итә. Быел бишенче елын тутыра. Алга таба да хезмәтен дәвам итәргә тели. Төпчегебез Тарас 9 сыйныфка укырга бара. Аның да абыйлары кебек тизрәк солдат шинеле киясе, илебезне сакларга китәсе, батырлык үрнәге күрсәтәсе килә. Уртанчыбыз Антон июль аенда Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә һава-космик гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтты. Безнең җирлектән бүгенге көндә Севастопольдә бер егет хезмәт итә, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
– Язгы чакырылышта безнең план үтәлде. Йөзгә якын егет медицина күзәтүе үтте. Аларның барысы да “Армиягә барабыз!” – дип тора. Бу –  бик сөенечле күренеш. Качып ятучылар, хәйлә табып армиягә бармаучылар хәзер юк дәрәҗәсендә. Быелгы язгы чакырылышта егетләрне машина йөртү буенча “С” категориясе белән җибәрү бурычы куелган иде. Алты егет шушы төр категория белән хәрби хезмәткә озатылды, – ди Илшат Яббаров.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов хәбәр итүенчә, хәрби комиссариат хезмәткәрләре ел дәвамында яшүсмерләрне медицина һәм хәрби исәпкә кую, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле шәхси составны өйрәнү, хәрби хезмәткә чакырылучыларның исемлеген төзү белән шөгыльләнә. 
– Армиягә китүче егетләрнең күбесенең десантчы буласы, Росгвардия һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итәсе килә. Хәзер бу төр гаскәрләр күбрәк контрактчылар хисабына тулылана, шул сәбәпле егетләрне андый төр гаскәрләргә чакыру чикле. Бүгенге көндә Мөслимнән контракт нигезендә дә хәрби хезмәт үтүче егетләр бар, – ди Дажгын Гасанов.
Армиядән качып йөрүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту белән бергә штраф та салу гамәлдә булгач, “куян” егетләр җирлегебездә юк диярлек. Эшкә урнашканда да беренче итеп армия хезмәтен үтү турында кызыксыналар, шуңа күрә егетләрнең күбесе үз теләге белән хәрби хезмәткә китә.  
– Хәрби хезмәт үтмәгән егетләргә хәрби билет бирелми, бары тик хезмәт үтмәү турында белешмә генә бирелә. Ә бу эшкә урнашканда проблемалар тудыра. Чөнки дәүләт органнарына, хокук саклау системасына, җитди оешмаларга мондый белешмәләр белән юл ябык, – ди Дажгын Гасанов.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев