Чыршы урнаштырыла
Яңалыклар

Чыршы урнаштырыла

Үзәк чыршыда утлар рәсми төстә 16 декабрь көнне 16:30 сәгатьтә кабыныр дип көтелә.

Яңа елны һәркем көтеп ала. Декабрьгә аяк баскач, ел да шушы чорда Мөслим үзәгенә чыршы куела. Берничә ел инде район мәдәният йорты каршында урнаштырылучы үзәк чыршының быел урыны үзгәрде. “Мөслим йөрәге” скверында балкып торачак чыршының тимер конструкциясен районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе егетләре урнаштырды һәм ылыслар белән бизәде. Үзәк чыршыда утлар рәсми төстә 16 декабрь көнне 16:30 сәгатьтә кабыныр дип көтелә.

Лилия Шәймиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев