Реклама
Яңалыклар
Чыршыны рөхсәтсез кисмәгез!
Яңа ел алдыннан урманнарда ылыслы агачларны рөхсәтсез кисү очраклары арта.
Чыршы – Яңа ел бәйрәменең төп символы. Бәйрәм алдыннан күпләр чыршы бизи. Тик тере чыршыны рөхсәтсез кисәргә ярамый.
Ел саен Яңа ел алдыннан республикада “Чыршы” операциясе игълан ителә. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ылыслы агачларны законсыз кисүне кисәтү максатында урманнарда рейдлар оештырыла. Рейдларга район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.
– Рейдлар вакытында законсыз төстә агач кисеп тоткарланучылар урманга килгән зыянны капларга тиеш була. Узган ел 1984 елгы райондашыбыз Минзәлә урманчылыгыннан чыршы урлаганда тотылды. Аның эше судка җибәрелеп, райондашыбызга 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. Кыңгыр эш өчен җавап тотасыбыз турында истән чыгармыйк, – ди район прокуроры ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев.
Урманда бензин пычкысы белән яисә үзйөрешле техника ярдәмендә чыршы кисүчеләргә штрафтан тыш җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
– Мин ясалма чыршы яратам, аның чүбе юк. Коелган ылыс җыеп йөрисем килми. Ясалма чыршыны җыеп куясың да, икенче елга тагын алып керәсең. Табигать яраткан кеше чыршыларны сакларга тырыша, дип уйлыйм. Өйгә чыршы исе чыгару өчен аның берничә ботагы да җитә, – ди райондашыбыз Ләйсән Әхмәтова. – Безнең бабай урманчы иде. “Чыршы кискән кешенең кулларын чыршы ботагы белән кыйнарга кирәк”, – дип ачулана иде. Урманны сакларга кирәклеген балаларыбызга кечкенәдән өйрәтик!
Бәйрәмгә тере чыршыларны урман участогыннан сатып алырга була.
– Яңа ел бәйрәме өчен чыршы-наратларны урманнардагы махсус плантацияләрдән алып кайтабыз. Бәйрәм чорында ел саен 15-20 агач сатыла. 1 метрга җитсен өчен чыршыны алты-җиде ел үстерергә кирәк. Халык урманнан аунак агачларны гына алып китә ала. “Аунак агач” дигәндә көчле җил, буран яисә көчле кар нәтиҗәсендә сынган, корыган ботаклар һәм агач кәүсәләре күздә тотыла. Аунак агачларны балта, кул пычкысы белән генә кисәргә ярый, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Чыршы-наратлар матур булып үссен өчен һава торышының да уңайлы булуы кирәк. Тере чыршыга альтернатива буларак, ясалма чыршыга өстенлек бирсәк, яхшырак булмас микән?!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев