Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчкәләрем – бәхет гөлләрем

Метрәй авылының Бакча урамында яшәүче Гайнетдиновлар йорты җәй дәвамында чәчәкләргә күмелеп утырса, кышын һәр тәрәзә төбен берсеннән-берсе матур гөлләр бизи

 Капка төбеннән үк ал, кызыл, сары чәчәкләр каршы ала. Бакчада нинди генә композицияләр юк, чәчәкләрнең төрлелегеннән күзләр камаша. Йорт хуҗабикәсе Римма Гайнетдинова һәр чәчәкне иркәләп-назлап үстергәнгә шулай матурдыр алар.

Римма һәм Илдар Гайнетдиновларның Метрәй авылына кайтып төпләнгәннәренә ике дистә елдан артык гомер узган. Илдарның әнисе Ясирә апа,  өлкәнәеп, ялгыз яши башлагач, әниләре янына кайтып яши башлый алар.

– Башта йортны төзекләндерү белән мәшгуль булдык. Аннан чәчәкләр утырта башладым. Гап-гади лилия, яраннардан башлаган идем, бүген инде өч дистәдән артык төрдә чәчәк үстерәм. Иртән тору белән иң элек бакчага чыгып аларның хәлләрен белешәм, сөйләшеп, сыйпап, иркәләп чыгам. Чәчәкләр дә иркәләгәнне, назлаганны ярата, – ди Римма апа.

Лилияләр, яраннар янәшәсендә чәчәкләр патшабикәсе – розалар чәчәк аткан. Хризантема, гортензия, космея, петуния, лаләләр, энҗе чәчәк, хәтта ромашкаларның да төрле төстәгеләре бар. Болар – чәчәкләрнең кайберләре генә. Хуҗабикә һәркайсының исемен белә, кайдан алуына кадәр хәтерли. Чәчәкләре хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин Римма апа.

– Чәчәк орлыкларын почта һәм интернет-кибетләр аша кайтартам. Кибетләрдән, орлык сатучылардан да алам. Таныш-белешләрдә, берәр җирдә яңа чәчәк күрсәм, аларны да алып кайтам. Шулай итеп бакчамда яңа чәчәкләр барлыкка килә. Соңгы елларда күпьеллык чәчәкләрне күп утырта башладым, – ди Римма Гайнетдинова.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Фото – Римма Гайнетдинованың гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев