Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләргә бай бәйрәм (фоторепортаж)

Түбән Табын интернат-мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе»ндә белем һәм тәрбия алучы балалар өчен истәлекле көн булды. Биредә Яңа Ел бәйрәме  уздырылды. Интернатның якын дусты Рамил Әхтәмов алар өчен махсус кунаклар чакырып, онытылмас чара оештырды.
Бәйрәмне мәктәп директоры Илшат Хабибуллин ачып җибәрде. Район башлыгы Альберт Робертович балаларны һәм барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткереп, интернатка өстәл аэрохоккей уены бүләк итте. 10 елдан артык мәктәпкә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган Рамил Саматовичка, олы йөрәкле булуы өчен, ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Иганәчебезгә "Ел хәйриячесе 2021” республика конкурсы җинүчесе Дипломын тапшырды.
Әкият, мультфильм геройлары, Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.
Иганәчебез алып килгән балалар һәм хезмәткәрләр өчен бүләк, күчтәнәчләр күплегеннән күзләр камаша иде.
Рамил Әхтәмов, “Һәр бала бәхетле булырга хаклы. Әгәр мин аны бәхетле итүгә үз өлешемне кертә алам икән, димәк минем яшәү мәгънәм бар. Биргәннән мал кимеми, һәм мин янымда шуңа инанып яшәүче дусларым булуы белән горурланам. Без шушы балаларның тормышын яхшырта алуыбызга шатбыз.”
Эшләгән игелекләре өчен Рамил Әхтәмовка, Әлмәт сәүдә техникумы, “Чулпан” иминият компаиясе, ТН ПО АТП, “Татнефть АЗС центр” ҖЧҖнең Әлмәт филиалына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев