Бүген Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә
Яңалыклар

Бүген Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә

Мөслимлеләр, без дә сынатмыйк. Милли бәйрәмебезне һәр елдагыча лаеклы итеп үткәрерлек булсын.

Бүген, 6 июнь көнне кичке сәгать 6 да, Мөслимдә Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелә.

Авылларда бу йоланы җырлап-биеп, күңел ачып, күтәренке кәеф белән үткәрәләр. Сөрәнчеләрне капка төбендә сый белән көтеп торучы, ел саен бала-чагаларның күңелләрен күреп, конфетлар таратучы киң күңелле авыл кешеләре бар. Мөслимлеләр, без дә сынатмыйк. Милли бәйрәмебезне һәр елдагыча лаеклы итеп үткәрерлек булсын.

Фотолар — Мөслим-информ архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев