Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1973 ел. 15 сентябрь Басуларда җанлылык “Алга” колхозында бәрәңге 85 гектарда үстерелде. Көн саен кимендә 60-70 кеше басуга чыга. Торыш бригадасы аеруча яхшы эшли. Биредә эш бүген тәмамланачак. Бәрәңге алуда мәктәп укучылары, терлекчеләр дә читтә калмый. Тугыз савымчыбыз бер гектар бәрәңге алырга булды. Ш.Мәгалимов, агроном.

18 сентябрь
Авыл культура учагы
Клуб-китапханәләр авыл хуҗалыгын үстерү планнарын үтәүдә партия, совет оешмаларына  булышлык күрсәтә. Бу эштә Баланны, Олы Чакмак, Шуган, Иске Карамалы, Исәнсеф, Сөякәй авыл культура йортлары һәм клублары бай тәҗрибә туплады. Тынлы 7 оркестр, 27 телевизор, 5 пианино, 21 магнитофон, 50дән артык баян һәм гармун, 45 радиоалгыч, 250000 данә китап бар. Былтыр гына да 13 мең сумлык сәхнә костюмы булдырылды. Районда өч турда үзешчән сәнгать көчләренә смотр үтте. Аның беренче турында 5 мең кеше катнашты. Казанда үткән агитация-художество бригадаларының смотрында безнең район коллективы авыл үзешчән сәнгать смотрының бөтенсоюз лауреаты дигән исемгә лаек булды. Максат – барлык колхоз-совхоз үзәкләрендә культура йортлары булдыру. 112 культура-агарту работнигының 43е югары һәм махсус урта белемле.
Г.Авзалов, район культура бүлеге мөдире.  

Васил буразналары 
Яңа гына җиткерелгән алты почмаклы, шифер түбәле йорт. Хуҗалар мине яхшы каршылады, түрдән урын тәкъдим иттеләр. Түр дигәннән, телевизор янына туры килдем һәм “Районның иң яхшы тракторчысына” дигән кызыл вымпелга күзем төште. 
– Былтыр бирделәр. “Урал” мотоциклы алу өчен талон да тапшырдылар. Ә телевизор – 1971 ел бүләге, – диде Васил Галиев. Ул –  “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының алдынгы механизаторы.
Ф.Гыймранов.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев