Бу көнне тарихта
922 елны Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү рәсми тантанасы уза.
Халыкара альбинизм авыруын искә алу көне
Тарихи вакыйгалар
922 — Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итү рәсми тантанасы уза.
1920 — АКШ почта хезмәте балаларны почтадан җибәрүне тыючы кагыйдәне кабул итә.
1944 — беренче тапкыр Алмания канатлы Фау-1 ракеталарын куллана (Бөекбританиягә каршы).
1969 — Ярыслау дәүләт университеты нигезләнә.
2000 — Төньяк һәм Көньяк Кореяләр җитәкчеләре арасында беренче очрашу.
Туучылар
1831 — Джеймс Максвелл (James Clerk Maxwell), шотланд физигы.
1886 — Габдулла Фәйзи (Габдулла Сатыев), педагог, дәреслекләр авторы.
1901 — Маһинур Фәйзуллина, кандидатлык диссертациясе яклап, гыйльми дәрәҗә алган беренче татар хатын-кызы.
1921 — Гарәфи Хәсәнов, татар язучысы.
1937 — Ренат Еникиев, татар композиторы.
1955 — Зөлфирә Трегулова, Третьяков галереясе җитәкчесе (2015).
1955 — Зәйтүн Яркәев, театр артисты, телевидение режиссеры, алып баручы.
1957 — Ринат Дасаев, ССРБ футболчысы.
1959 — Клаус Йоһаннис, Румыния президенты (2014), милләте - алман.
1964 — Илдус Мортазин, рәссам.
Вафат булучылар
1875 — Генрих Луи д’Арре, алман астрономы.
1920 — Бәкер Белоусов, Русия ватандашлар сугышы каһарманы.
1939 — Гомәр Толымбай, күренекле татар язучысы.
1993 — Галимҗан Камалиев, Советлар Берлеге Каһарманы.
2006 — Хәлил Сәлимов, татар телче-галим.
2008 — Трейси Майклз, музыкант.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев