Бу көнне тарихта
Русия көне
Бөтендөнья балаларны акча эшләтүгә каршылык күрсәтү көне
Тарихи вакыйгалар
1920 — рәсми төстә Панама каналы ачыла.
1990 — РСФСР суверенитеты игълан ителә.
1991 — Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана.
1994 — Австрия референдумда Аурупа Берлегенә керергә карар кыла.
1997 — Елизавета II яңа төзелгән «Глобус» театрын ача.
Туучылар
1897 — Энтони Иден, Бөекбританиянең 64 нче премьер-министры.
1905 — Әхмәтсафа Дәүләтьяров, ССРБ дәүләт эшлеклесе, ТАССР халык комиссарлары шурасы (хөкүмәте) рәисе.
1906 — Ләбиб Гыйльми, татар язучысы.
1924 — Джордж Герберт Уокер Буш, АКШның 41 нче президенты.
1928 — Нур Гыйззәтуллин, галим, тәнкыйтьче.
1955 — Әнвәр Измайлов, кырымтатар музыканты.
1959 — Наилә Ахунова, милләте буенча татар булган язучы, шагыйрә.
1960 — Илдус Нәфыйков, ТР прокуроры (2013 елдан).
Вафат булучылар
1912 — Фредерик Пасси, француз сәяси эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясенең беренче лауреаты.
1931 — Натан Седерблюм, швед рухание һәм экуменист, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
1936 — Карл Краус, австрияле язучы.
1937 — Михаил Тухачевский, ССРБ хәрби эшлеклесе, хәрби теоретик, Советлар Берлеге маршалы.
2010 — Фуат Мансуров, татар дирижеры.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев