Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

26 июнь
 Клубта – авыл яңалыклары
Иске Вәрәш башлангыч мәктәбе укытучылары авылның тарихын, культура-мәгариф үсешен өйрәнү буенча материаллар туплый. Бу башлангычны кузгаткан мәктәп мөдире М.Нуриев кулында хәзер шактый белешмә бар. Материаллар лекцияләр аша авыл кешеләренә дә җиткерелә. Лекцияләрдә Киров исемендәге колхоз членнарының партия карарларын тормышка ашыруга керткән өлешләре мактап телгә алына.
Ф.Вәлиев.

28 июнь
Юбилейга багышлап
Татарстан пионериясе үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итте. Бу көнгә әзерлек уңаеннан район балалар китапханәсе үзенең эшен тагын да җанландырды. Нарат Астындагы район пионер лагере өчен һөнәр сайлауга бәйләнешле һәм спорт темаларына плакатлар эшләдек. Пионерлар белән әңгәмәләр узды, пионерия үткән юл турында сөйләнде.
А.Бәдертдинова, китапханәче. 

Яшел урак хроникасы
27 июньгә район хуҗалыкларында 2092 гектарда күпьеллык, 336 гектарда берьеллык үлән чабылды. 2783 тонна сенаж салынды, 228 тонна витаминлы үлән оны хәзерләнде, 1370 центнер яфрак азык, 284 центнер кычыткан тупланды. Терлек азыгы хәзерләүдә “Кызыл Октябрь”, “Маяк”, “Авангард”, “Алга” колхозлары әйбәт эшли. 

3 июль 
Мәктәп белән саубуллашу
Михайловка. Аттестат алучы 60 егет һәм кызның барысы да диярлек беренче класстан алып шушы мәктәптә укыды. Классташлары исеменнән чыгыш ясаган Наташа Андреева һәм Ринат Сираҗетдинов укытучылар коллективына рәхмәт белдерделәр. 
В.Бустеряков.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев