Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Брейн-ринг» интеллектуаль уенында ярыштылар

Башлангыч сыйныф укытучылары «Брейн-ринг» интеллектуаль уенында катнаштылар.

- 30 март көнне мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Мөгаллимнәр һәм остазлар" елы кысаларында "Китап уку - иң яхшы өйрәнү чарасы" дигән исем астында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены үтте. Әлеге чарада районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары көч сынашты. 5 команда арасында барган ярышта педагоглар төрле компетенциядә үзләренең белемнәрен күрсәтте. Чара бик кызыклы, эчтәлекле, эшлекле һәм бик тә файдалы булды. Уенның нәтиҗәсе буларак, педагоглар әдәби әсәрләр белән эшләгәндә аеруча әһәмият бирелергә тиешле эш төрләрен билгеләде. Брейн-ринг биремнәре буенча ярышны башлангыч сыйныф укытучылары Әлфия Каржавкина (Мөслим лицее) һәм Зөлфия Галимарданова  (Мөслим гимназиясе) алып барды. Чарада урыннарны мәктәптән тыш эшләр үзәге методистларыннан торган компетентлы жюри билгеләде: 1нче урынга Г.Тукай исемендәге мәктәп, 2нче урынга - Мөслим гимназиясе, 3 урынга - Күбәк мәктәбе куст-методик берләшмәсе лаек булды, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев