Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия этно пленэр

Мөслим сәнгать мәктәбендә Бөтенроссия этно пленэрга тантаналы старт бирелде.


Мөслимдә рәссамнарның Бөтенроссия этно пленэры старт алды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20гә якын сәнгать эшлеклесе ике атна дәвамында җирлегебез яшәешен, аның табигый хозурлыгын, гореф-гадәтләрен кәгазь битләренә төшерәчәк.
Мөслим сәнгать мәктәбендә әлеге пленэрга тантаналы төстә старт бирелде. Кунаклар Мөслимнең социаль объектларын караганнан соң, сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар. Алар игътибарына конкурс-фестивальләрдә лауреат булган укучылар чыгышлары тәкъдим ителде, рәсем сәнгате бүлеге укучыларының иҗат эшләреннән күргәзмә күрсәтелде.
Симпозиумны ачу тантанасына район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов килгән иде. Ул барлык рәссамнарны сәламләп, алдагы иҗади эшләрендә уңышлар теләде. Әлеге пленэрны оештыручы танылган рәссам Мөдәрис Минһаҗев  чыгышында Мөслим җирлеге белән хозурлануын белдереп, йомгаклау чарасы буларак олы күргәзмә оештырылачагын әйтте.
Гомумән, сәнгать мәктәбендә узган очрашу кунакларда уңай тәэсирләр калдырды. Район мәдәният йорты артистлары һәм сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары чыгышлары белән үрелеп барган тантаналы чара рәссамнарны яңа иҗади уңышларга илһамландырды.

Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев