Билбау көрәше осталары
7-9 апрельдә Нурлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Турнирга 20 районнан 170 яшь спортчы килде.
Ярышлар 20 авырлык категориясендә ике келәмдә узды. Мөслим районы командасы составына спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 15 яшүсмер чыгыш ясады. Ралина Якупова, Самат Ногманов, Эльвина Шәйдуллина, Диләрә Сәетова, Зарина Садыйкова, Мәликә Юнысова төрле үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яулады. Тренерлар – Илнар Сәетгалиев һәм Марат Габидуллин.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев