Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

“Бүгенге тормыш – оҗмах”

90 яшен тутырган Нәсыйха Хәбирова шулай ди.

Краснояр авылында гомер итүче Нәсыйха апа Хәбирова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Азат Әхмәтҗанов, Нәсыйха апага изге теләкләрен җиткереп, ТР Президентының котлау открыткасын, район башлыгының котлау адресын, күчтәнәч тапшырды. Юбилярның иңнәренә шәл салды, чәчәк букеты бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы да гаиләсе исеменнән бүләк алып килгән иде. Бу көнне юбиляр бик күп җылы теләкләр кабул итте. 
Азат Әхмәтҗанов, Нәсыйха апагаизге теләкләрен җиткереп, ТР Президентының котлау открыткасын, район башлыгының котлау адресын, күчтәнәч тапшырды. Юбилярның иңнәренә шәл салды, чәчәк букеты бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы да гаиләсе исеменнән бүләк алып килгән иде. Бу көнне юбиляр бик күп җылы теләкләр кабул итте. 
Нәсыйха апаның балачагы һәм яшьлеге, чордашларыныкы кебек үк, ачлык һәм юклык заманнарына туры килә. 7 класс кына белем алып кала ул. Унбер яшеннән өлкәннәр белән фермада хезмәт куя, утауга йөри, икмәк суктырганда башка балалар белән бергә ат куа. 
– Язам дисәң, ни дәфтәре, ни каләме юк. Ашау ягы да такы-токы иде. Җәй көне кычыткан, урман үләне ашап исән калдык без. Бөтен кеше үлән ашагач, анысы да “дефицит” иде әле ул заманда. Сугыштан соң да бик авыр булды. Салым һәм заем дигәннәре барлыкка килде. Малы булмаганнарга да дәүләткә 40 килограмм ит тапшырасы иде. Болай да туя ризык ашамаган халыкны кычкыртып таладылар! – дип искә ала Нәсыйха апа. 
Гомер буе фермада хезмәт куйган ул. Сыерын да сауган, орлык та чыгарган, башка хуҗалык эшләрен дә башкарган. “Сабан гына сөрмәдем”, – ди ул. Тормыш иптәше Галәү белән икесе дә – төп Елгабаш авылы кешеләре. Бер-берсен кечкенәдән белеп үскән егет белән кыз матур гаилә коралар. Йорт салу өчен акча эшләү максаты белән, өйләнешкәч тә Магнитогорск якларына юл тоталар. Биш ел дәвамында гаилә башлыгы – тимер юл салу эшендә, Нәсыйха апа төзелештә хезмәт куя. Уллары Илгизәр белән Рәшит тә таш калада аваз сала. Җитәрлек акча туплагач, яшь гаилә, туган якларына кайтып, Елгабаш авылында үз көче белән өй җиткереп керә. Ләкин пар канат булып гомер кичерү еллары гына санаулы булган. Нәсыйха апа 35 яшендә тол кала. Тормыш иптәше яман шеш авыруыннан вафат булганда, төпчекләре Әнисәгә нибары дүрт яшь була. 
– Әни безгә әти дә, әни дә булды. Өч баласын җил-давылдан саклап, башкалардан сүз тидерми яшәтү өчен ифрат зур көч куйды. Үгет-нәсыйхәтен кызганмады, матур тәрбия бирде. Аллага шөкер, тәрбияле, инсафлы булып үстек, әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек. Ничә яшьтә булсак та, әни кирәк безгә. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер, тән сихәтлеге бирсен! – ди кызы Әнисә. 
Нәсыйха апаның улы Илгизәр Елгабаш авылында төп йортта гаиләсе белән гомер кичерә. Әниләре исә Краснояр авылында кызы Әнисә белән кияве Миңнехан тәрбиясендә яши. Уртанчы улы Рәшит – “Алабугадорстрой” җәмгыяте генераль директоры. Рәшит Хәбиров туган авылына даими ярдәм күрсәтеп яши. Ул Елгабаш һәм Краснояр авылларында мәчет салдырды, Елгабаш авылында күпфункцияле үзәк төзетте. Авылның зиратын койма белән әйләндереп алуда, Елгабашның 400 еллыгын үткәргәндә авылның ташландык ихаталарына койма коюда ярдәм итте. Гомумән, җирлектәге төзү-төзекләндерү эшләренең күбесе Рәшит Хәбировның тырышлыгы белән башкарылган. 
– Балаларым иманлы, тәүфыйклы булып үстеләр. Ана өчен моннан да зуррак бәхет юктыр. Без күргән авырлыкларны яшь буынга күрергә язмасын! Аллага шөкер, бүген дөньябыз җитеш, тормышыбыз матур. Оҗмах шушыдыр инде! – ди Нәсыйха апа Хәбирова. 
Әнә шулай, булганына канәгать итеп, имин тормышка шөкерана кылып яши өлкән буын. Якты ал таңнар, кояшлы көннәр, җитеш тормышыбыз, тән сихәтлеге, балалар, оныклар кайгыртуы алар өчен – иң зур бәхет!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев