Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Халыкара урманнар көне

Усы урманчылыгында барлыгы 12 мең 437 гектар урманнар исәпләнә. Бу көннәрдә урманчылыкта яшь үсентеләр утырту өчен кар өю һәм урман чистарту эшләре алып барыла. Быелгы елда 20 гектарда яшь үсентеләр (нарат, чыршы, каен, юкә) һәм 33 гектар өстәмә үсентеләр утыртылачак, алар узган елда утыртылган посадкаларда корыган, үсеп китмәгән үсентеләрне алыштыру...

Усы урманчылыгында барлыгы 12 мең 437 гектар урманнар исәпләнә. Бу көннәрдә урманчылыкта яшь үсентеләр утырту өчен кар өю һәм урман чистарту эшләре алып барыла. Быелгы елда 20 гектарда яшь үсентеләр (нарат, чыршы, каен, юкә) һәм 33 гектар өстәмә үсентеләр утыртылачак, алар узган елда утыртылган посадкаларда корыган, үсеп китмәгән үсентеләрне алыштыру өчен кулланылачак. Шулай ук, ел дәвамында урманнарда 100 гектарга якын мәйданда, картайган һәм черегән агачлардан чистарту эшләре дә башкарылачак. Усы урманчылыгында 3 хезмәктәр эшли, 1 урманчы һәм ике мастер хезмәт куя. 24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Бу көн Россия Федерациясендә һәм Татарстанда "ак ромашка" көне буларак билгеләп үтелә. Узган 2016 елда районыбызда 4 туберкулез белән авыручы ачыкланган. Быел исә тагын бер авыру билгеле булган. Бүгенге көндә Мөслим районы үзәк хастаханәсендә 12 туберкулез белән авыручы исәптә тора. Хастаханәнең табиб-фтизиаторы Фәрит Шангараев сүзләренчә: сәламәтлекнең нигезе - сәламәт яшәү, дөрес туклану алып бару. Шулай ук елга бер тапкыр флюрография үтү дә,әлеге чирнең башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Шуны онгытмагыз, чирне кисәтү, дәвалауга караганда җиңелрәк. Сәламәт булыгыз! Сезнең сәламәтлек үзегезнең кулыгызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев