Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлектә көч

Мобилизацизацияләнгән ир-егетләребезгә өстәмә кием-салым алынды!


Мобилизацизацияләнгән якташларыбызга өстәмә экипировка алуда ярдәм сорап райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Ике көн узганчы кирәкле сумма җыелды һәм әле бүгенге көндә дә ярдәм килеп тора. Барлык акчалар да ярдәм фондына тупланып бара, алар мобилизацияләнгән райондашларыбыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм чыгымнарына кулланылачак.

Уртак тырышлык белән, 629 300 сумга 47 комплект рация, тактик разгрузка һәм перчатка алынды.

Район җитәкчелеге 20 ноябрь көнне автобус белән мобилизацияләнгәннәр янына туганнары, якыннары баруны оештыра. Әлеге җиһазлар егетләребезгә шул очрашуда тапшырылачак.

Бердәмлектә көч. Бүгенге вәзгыятьтә без моңа һәркөн инанабыз. Мөслимлеләрнең ир-егетләребезнең мөрәҗәгатенә ярдәм кулы сузуларына сокланмый мөмкин түгел. Изгелекләре өчен һәр райондашыбызга, эшмәкәрләребезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев