Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлык үрнәге

Кичә Мөслимдә Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызны җирләделәр. Матәм митингы Илгиз Фәттахетдиновның туган авылы Иске Карамалыда үтте.

Рядовой Илгиз Фәттахетдинов – Иске Карамалы егете. 2018 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Хабаровск краенда хезмәт итә, 2019 елда Приморье краеның Уссурийск шәһәренә күчә. Шунда контракт буенча хезмәт итәргә кала. 2020 елда ул килешүне өч елган озынайта. Илгиз Фәттахетдинов гаубица үзйөрешле-артиллерия дивизионы идарәсенең взвод идарәсендә отделение командиры-топогеодезист була.

2022нче елның 10 августында Илгиз Илдус улы хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Райондашыбыз белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, Илгизнең туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да гаиләнең кайгысын уртаклашты. Райондашыбыз хезмәт иткән хәрби часть тарафыннан да кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.

Илгиз Фәттахетдиновның әнисе Ирина ханым матәм митингында катнашкан, гаиләнең кайгысын уртаклашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Илгиз Фәттахетдинов, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак! Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмый. Әмма райондашыбыз, аның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк.

Римма Афзалова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев