Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар бәлагә тарымасын дисәк...

"Россия балалары-2018" Халыкара комплекслы оператив-профилактик чара бара. Операция эшендә хокук саклау органнары, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.

Бүген наркомания һәм балалар дигән сүзләр көннән-көн янәшә яңгырый. Ләкин әлеге сүзләр күп кенә ата-аналарга тәэсир итми: алар миңа һәм минем якыннарыма мондый очрак янамый дип уйлый. Кызганыч ки, уңышлы дип саналган күп кенә гаиләләр тәҗрибәсеннән күренгәнчә, алкоголизм, тәмәке һәм наркомания, кешеләрнең газиз гомерләрен һәм күркәм язмышларын җимерә-җимерә, яңадан-яңа киңлекләрне яулый бара. Ни аяныч, әлеге афәт алдында җәмгыятьнең көчсезлеген танырга туры килә.

Күпчелек ата-аналарның хаталары шунда: алар наркотиклар дигәндә бары тик закон белән тыелган матдәләрне генә күз алдында тоталар. Ә алкоголь һәм тәмәкене җитди кабул итмиләр һәм алардан ачыктан-ачык куркыныч янавын аңларга теләмиләр.Медикларның тикшеренүләре исбатлаганча, тәмәке тарту үпкә шешенә, йөрәк авыруларына һәм башка сырхауларга китерә. Сигарет төтенен сулау, аны тарткан кебек үк зарарлы. Аракы эчкече кеше организмын гына түгел, эчкече хатын-кызның карынындагы баласын да агулый, гаиләне җимерә һәм тарката. Алкогольле эчемлекләр меңләгән кешенең үлеменә сәбәпче. Күп кенә җинаятьләр исерек килеш кылына.

Бер яктан караганда, балалар тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында да беләләр. Икенче яктан караганда, алар төрле очракларда әти-әниләре һәм танышларының тәмәке тартуларын, аракы эчүләрен һәм, шуңа да карамастан, әллә ни зыян килмәгәнне күрәләр. Балаларның наркоген "мавыктыргыч"ларга иртә тартылуларына этәргеч бирүче мөһим сәбәпләрнең берсе - өйдәге тискәре психологик халәт. Гаиләдә татулык һәрвакытта да булмаска мөмкин. Кайчакта тайпылышлар да очрый. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт булмау, яратуның җитмәве балада үзенә карата әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен теләсә нинди адымга бару, шул исәптән социаль негатив алымнар куллану теләге уятырга мөмкин.

Бары тик өлкәннәрнең, әти-әниләрнең акыллы, тактлы һәм сабыр мөнәсәбәтләре генә балаларның физик һәм рухи сәламәтлегенең нигезен тәшкил итә.

Равия Кәшифразова,

"Маяк" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев