Балагыз түгәрәкләргә йөриме?
Бүген мәктәп яшендәге баласы булган һәр әни баласын нәрсә белән булса да мәшгуль итәргә тырыша. Кемдер ул-кызын спорт түгәрәгенә йөртә, кайсылары сәнгать белән кызыксына. Ә сезнең балагыз түгәрәкләргә йөриме?
Римма Басимова:
– Кызым рәсем түгәрәгенә йөри быел. Бик ошатып, яратып шөгыльләнә. Рәсем ясау өчен кирәк-яракларны сатып алдык, бүләк итүчеләр дә булды. Мәктәптән кайту белән чыгып китәргә кирәк инде, шунысы кыенрак. Шулай да алга таба да сәләтен үстерсә, бик әйбәт булыр иде.
Рәзилә Мирсәяпова:
– Кызым мәктәптәге түгәрәкләргә бик теләп йөри. Берничә ел инде волейбол белән шөгыльләнә, кул эшләре түгәрәгендә башлангыч сыйныфларда укыганда ук шөгыльләнә башлаган иде. Башка укучылар да дәресләрдән соң үзләре сайлап алган түгәрәкләргә йөри.
Ландыш Сәхипова:
– Улым бернинди түгәрәккә дә йөрми. Аның түгәрәккә йөрмәвенә әтисе белән мин дә сәбәпчедер. Туган көненә кәрәзле телефон алып биргән идек, хәзер шул телефонына “табынып” тик утыра. Дуслары белән уйнарга чыгарга да атлыгып тормый. Җәй көне куып булса да чыгара идек, кыш көне баланы ничек урамга чыгарып җибәрәсең инде?! Бүләк итеп бирелгән телефон безнең дошманга әйләнде. Телефонын алып куям дисәң, балада паника башлана. Киңәшем шул – балагызга телефон алмагыз! Сабыегыз түгәрәкләргә йөрсен, кеше белән аралашсын!
Хатип Фатыйхов:
– Оныгым бик теләп хоккейга йөри. Башта аның бу теләгенә әбисе белән бик каршы идек. Янәсе, куркыныч спорт төре. Җайлы-җайсыз егылса, берәр җирен авырттырса, кыш көне аяк-кулларын өшетсә дип, әллә ниләр уйлап, куркып бетә идек. Шулай онык белән тарткалаша торгач, җиде ел вакыт үтеп тә киткән. Беренче сыйныфтан бирле йөри. Укуына да өлгерә, тренировкаларга да. “Татнефть” кубогына, республика ярышларыннан гел призлы урыннар алып кайталар. Безнең өчен бу – горурлык! Спорт түгәрәкләре ир балалар өчен бик отышлы дип уйлыйм.
Лилия Хәйбрахманова:
– Мәктәптә түгәрәкләргә йөрүне мәҗбүри итеп куялар. Бу, минемчә, дөрес түгел. Һәр бала үз теләге белән йөрергә тиеш. Түгәрәккә йөреп, дәресләрне кайчан эшләсен ул?! Өеп бирәләр бит өй эшләрен дә. Лицей, Мөслим урта мәктәбе һәм гимназиядәге дәресләр йөкләмәсе бик аерыла. Без кечкенә чакта әллә нинди түгәрәкләргә йөри идек, алҗамый да идек. Чөнки өй эшләрен артыгы белән түгел, чамалап кына бирәләр иде. Баланың нинди дә булса түгәрәккә йөрүенә каршы түгел, ләкин ул укуга зыян китермәсен!
Һәр кешенең үз фикере, дөньяга үз карашы. Баланың бүгенгесе аның киләчәген хәл итә. Акыллы, инсафлы балалар тәрбиялим дисәгез, кечкенәдән үк тәрбияләргә онытмагыз!
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев