Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бәладә ялгыз калмадык!”

Янгыннан зыян күргән гаиләгә йортын торгызырга район хакимияте һәм халык ярдәм иткән.

4 июль көнне кич, янгын чыгып, Мөслим авылында гомер итүче Җәүһәрия һәм Тимерҗан Нургалиевларның бар мөлкәте янып бетә.

Янгынның сәбәбен электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында дип фаразладылар. Гаиләнең әлеге версия белән килешәсе килми, чөнки өч ел элек электрүткәргечләрне тулысынча яңартканнар.

– Янгын чыкканда тормыш иптәшем белән балалар ихатада печән өйгән. Мин укол кадатырга киткән идем. Бурдан кала, уттан калмый диюләре хак. Минут эчендә йортны ялмап алган ялкыннан бернәрсәне дә саклап калып булмады, – ди Җәүһәрия Нургалиева.

Октябрь урамындагы әлеге йортны гаилә 2006 елда сатып ала. Һөнәре буенча тракторчы булган гаилә башлыгы Тимерҗан абый Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесендә хезмәт куя. Җәүһәрия апа – хуҗабикә. Тәрбиягә җиде бала алган Җәүһәрия апа белән Тимерҗан абый икесе дә – олы йөрәкле кешеләр.

– Яраткан бәндәсен сынармын, дигән бит. Янгын чыкканда мин Тәнзилә кызымда идем. Банк урамында яши ул. Күңел сизгәндер инде, янгын машинасы узганда: “И Ходаем, тагын кемнәргә бәла килде икән?! Безнең өй янмыйдыр бит?” – дип уйладым. Кичен җыендым да, ашыга-ашыга өйгә кайтам. Каршыга оныклар чыкты да: “Әби, анда барысы да печән өя”,  – дип, мәҗбүри машинага утыртып, кире кызыма алып киттеләр. Күңелдә шик калды инде. Янгын турында өч көннән соң гына улым килеп әйтте. Кешедән ишетеп, хәле авыраймасын дигәндер, – дип искә алды тугызынчы дистәсен ваклаучы Гөлсинә апа.

Тышкы яктан корымланган урыннарын исәпкә алмасаң, йортта янгын булгандыр, дип әйтеп булмый. Йортның эче тулысынча янып беткән.

– Игелекле райондашларыбыз булмаса, үз йортыбызда яши алмас идек. Кияргә күлмәк тә калмаган иде. Йортка электрүткәргечләрне сузу чыгымнарын һәм эшен район хакимияте үз өстенә алды. Рәсүлә белән Рәсим Шириевлар тәрәзәләр куйды һәм акчалата ярдәм итте. Ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе җитәкчесе Айрат Шәмсетдинов төзелеш материаллары юнәтергә булышты. Төзелеш материаллары бик кыйммәт, йортыбызны үз көчебез белән генә төзекләндерә алмас идек. Игелекле райондашларыбызга, район хакимиятенә, туганнарга чиксез рәхмәтлебез! – ди Тимерҗан Нургалиев.

Нургалиевлар ике ай дәвамында барган төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында күрше йортта яшәгән. Адилә һәм Руслан Кондратьевлар үзләренә мирас буларак күчкән йортта яшәргә тәкъдим иткәннәр. Бу ремонт барышын күреп, белеп тору өчен дә җайлы булган.

– Мөслим урта мәктәбе, Түбән Табын интернат-мәктәбе, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы, Җәмигъ мәчете, Розалия хаҗия, Гөлдәмия Смелова, Саҗидә Мәүлиева, Илгизә Габдрахманова, Тәнзилә һәм Ринат Сабитовлар, сыйныфташларым, хәтта күрмәгән-белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы сузды. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Кеше кайгысына битараф калмыйча, ярдәм кулы сузган райондашларыбызга кылган игелекләре йөзе, меңе белән әйләнеп кайтсын! – ди Җәүһәрия апа.

Ремонт намус белән ясалган, ис тә юк. Ремонт эшләренең күбесен туганнары Илгизәр Нуриев башкарган. Обойны туганнары ябыштырган. Ремонт эшләре һәм йортка җиһазлар алу өчен бер миллион сумнан артык акча тотылган.

Җәүһәрия һәм Тимерҗан Нургалиевлар җиде балага әти-әни җылысын биргән. 2003 елда тәрбиягә алган Дианага бүген 24 яшь! Дианадан соң төгәл бер елдан үзләре янына сыендырган Салават та күптән егет булган.

– 2007 елда бертуган Александр, Евгений һәм Сережаны алып кайттык. 2014 елда Ренат белән Артур да безнең янда гаилә җылысын тапты. Җидесендә җиде төрле холык булса да, алар – безнеке! Беренче көннән үк яраттык үзләрен. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирүче игелекле балалар тәрбияләүдә әнкәебезнең дә өлеше зур, – ди Тимерҗан абый.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев