"Бала - төп пассажир" акциясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ (+ВИДЕО)
Яңалыклар

"Бала - төп пассажир" акциясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ (+ВИДЕО)

21 майда Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасында "Бала - төп пассажир" дип исемләнгән киңмасштаблы профилактик акция уздырылды.

Акция Татарстан республикасы территориясенә 14 майдан 3 июньгә кадәр дәвам итүче  "Игътибар-балалар" профилактик чарасы кысаларында үткәрелде.  Аның максаты пассажир балалар катнашында һәлакәтләр санын киметү, балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау. Акциягә бакча балалары, аларның әти-әниләре килгән иде. Балалар аларга тематик шигырьләр сөйләделәр, флешмоб күрсәттеләр. Акция кысаларында мини-фотоконкурс та үткәрелде. Махсус балалар өчен утыргычларга утыртылган балалар фоторәсемнәре килгән кунаклар игътибарына тәкъдим ителде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев