Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм күңелле үтте

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортанда Май чабу бәйрәме оештырылган.

- Элек-электән Май чабу бәйрәме рус халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булган. Бәйрәм  коймак ашау, аю белән уйнау, бүләк артыннан баганага менү, чанада шуу белән билгеләп үтелгән. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортанда бу бәйрәм традицияләргә тугры калып үтте: җырлар, биюләр һәм конкурслар оештырылды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар интернат-йорт хезмәткәрләре белән бергә коймак пешерделәр, иң тәмле чәй бәйгесендә катнаштылар. Тәмле коймакларның хуш исе генә түгел, хезмәткәрләрнең интерната яшәүчеләр белән бергә шаян биюләре бәйрәм атмосферасы тудырды. Сәйфиев Фәрит һәм Уханов Алексейның рус халык җырларын башкарулары да бәйрәмдә катнашучыларның күңелен күтәрде. Бәйрәм коймагы белән чара азагында бергәләп чәй эчү һәм  бүләкләр - барлык социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга бик ошады, - дип хәбәр итәләр Мөслим интернат-йортыннан.

Фото -  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев