Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Конкурста катнашты

Мөслим гимназиясенең 3 класс укучысы Асылъяр Хәсәнова бәйгедә катнашып җиңү яулады

"Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы "Башлам - бездән, дәвам - сездән"  дигән бәйге игълан иткән иде. Мөслим гимназиясенең 3 класс укучысы Асылъяр Хәсәнова бәйгедә катнашып, "Шигырь" номинациясендә җиңү яулады.  Укучыларыбызга аның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Компьютерда сак бул!

Дустым белән уйнар өчен

Кирәк түгел компьютер!

Ә күп белер өчен дустым,

Ул бик кирәк, белеп тор!

 

Шуңа күрә әйдә икәү,

Төшеник серләренә.

Вакытны әрәм итмичә,

Тотыныйк өйрәнергә!

 

Башта кушыйк электрга

Аннан басыйк төймәгә.

Сурәт чыккач экранда

Мөмкин инде эшләргә.

 

Хәрефләрдән сүзләр җыеп,

Җөмләләр төзеп языйк.

Егерме минут утыргач,

Бераз ял итеп алыйк.

 

Компьютерда эшләүнең дә

Үз җае, үз тәртибе.

Файда өчен генә куллан,

Компьютерны һәр көнне.

 

Бик сак бул син интернетта,

Начар сайтка кермә.

Таныш булмаган кешегә,

Дуслык сәламе бирмә.

 

Бик куп нәрсә белеп була,

Компьютерда утырып.

Ләкин чиргә әйләнмәсен

Булмас аннан котылып.

 

Асылъяр Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев