Бәйгедә җиңделәр
Яңалыклар

Бәйгедә җиңделәр

«Көмеш кыңгырау» газетасының ВКонтактедагы төркемендә «Шаккаттырам» видеобәйгесе үтте.

Бәйге кызыклы һәм файдалы кул эшләре, хоббилары булган кызларны-малайларны эзләп табу, аларны таныту максатыннан оештырылган.
Бәйгедә Вәрәшбаш авылыннан Асылъяр Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең "Малышкино школа" укучысы Ранис Хәсәнов, Метрәй башлангыч мәктәбеннән Рүзәл Шәрифуллин катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Асылъяр Хәсәнова 3 нче урынны, Метрәй башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Рүзәл Шәрифуллин 1 нче урынны яулады. Алар газетаның дипломына һәм бүләккә лаек булды.

Фото - Р.Шәрифуллин, А Хәсәнованың шәхси архивыннан

">

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев