Җанга да ризык алып
Мөслимдә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе үтте. Анда азык-төлек, кием-салым һәм кул эшләнмәләре белән дә сату иттеләр. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продуктларны тәкъдим итте.
– Мөслимдә ярминкәләр үзгә булуы белән аерылып тора. Ярминкә буласын ишетеп, Сарманнан ук киләбез. Ат ите, аннан ясалган казылыклар да алып чыкканнар иде. Күпләп чикләвек, киптерелгән җиләк-җимеш, Мөслим маен алдык. Күз кызыгырлык әйберләр аз түгел, – ди Халисә Шәмгунова.
Әйе, халык ярминкәләрне көтеп ала. Аларның максаты – җитештерүчеләргә үзләренең продукциясен сатарга ярдәм итү генә түгел, халыкка җитештерүче бәясе белән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге дә тудыру. Бүген һәркем авыл хуҗалыгы продуктларын арадашчыларсыз гына сатып алырга тели. Чөнки кибеткә барып җиткәнче аның бәясе фәлән тапкырга арта. Ә сыйфатлы һәм очсыз товарны нәкъ менә ярминкәдән табарга була.
Иске Вәрәштән Бәхиҗә Баһауованың шифалы үләннәрен, “Фаиза” кооперативының сөт ризыкларын, “Мөслим икмәге” һәм “Мөслим күчтәнәче”нең икмәк-булка эшләнмәләрен, Ирек Хәмәдишинның какланган казларын да чират торып алдылар. Гадәттәгечә, “Фаиза” кызлары ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймак, җылы чәй белән сыйлады.
7 март көнне бәйрәм ярминкәсе Метрәй авылының Мирзанур паркында дәвам итте. Туган төбәге өчен җан атып яшәүче Метрәй егете Рүзәл Минһаҗев ярминкәне “елның иң грандиоз вакыйгасы” дип атады.
– Метрәйдә мондый ярминкәләр дәвамлы булып, һәр айның икенче якшәмбесендә оештырылачак. Сорау зур булган товарларны сатуга аерым игътибар биреләчәк. Алар белән сәүдә итүчеләрне алдан сөйләшү юлы белән чакыртырга уйлыйбыз, – ди Рүзәл.
Мөслимлеләр дә күп килгән иде Метрәйдәге ярминкәгә. “Бөтен яңалыкны белер, дуслар-танышлар белән күрешер өчен килдек әле. Элеккеге базар тормышын кире кайтару максаты белән оештырылган мондый ярминкәләрдән җанга да ризык алып китәбез”, – ди Нәзирә апа Рәфыйкова.
Аралашу учагына әверелгән чарада теләгән һәркем кайнар пылау, чәй-коймак белән сыйланды. Район үзешчәннәренең дәртле җырлары исә бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев