Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын – йортны яңартып төзүгә

Йортны яңартып төзү (реконструкция) нәтиҗәсендә торак мәйданы кимендә конкрет торак пункт өчен булган торак бина мәйданының учет нормасына булса да артырга тиеш. Йортка янкорма, торак мансарда, икенче катны төзү, яңартып төзү (реконструкция) үрнәкләре булып тора.

– Бүлмәдә ремонт үткәрү, фундаментны җылыту, түбә һәм ишекләрне алыштыру, стеклопакет урнаштыру, коммуникацияләр ялгау реконструкция булып исәпләнми, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. Реконструкцияне үз көчең белән башкарырга мөмкин. Бу очракта акча сертификат иясенә күчә. Подряд килешү нигезендә эшләгән очракта акчаны подрядчы оешма алачак. Чыгымнарны кайтару өчен төп шартлар: торак йорт Россиядә урнашкан булырга тиеш; ул ирнең яисә хатынның милке булып исәпләнү шарт; җир исә арендада яисә вакытлы чикләнмәгән файдалануда булырга мөмкин; төзелеш буенча вәкиллекле орган биргән торак мәйданы артуны раслаучы акт булу; ана капиталы бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш; гаиләнең барлык әгъзалары да килешү буенча өлеш ала. Торак мәйданның учет нормасын җирле үзидарә органнары билгели. Гадәттә ул 9-12 квадрат метрга тигез. Бер региондагы торак пунктларда учет нормалары төрле булырга мөмкин. Учет нормалары турында җирле администрациядә белешергә кирәк. – Реконструкция өчен акчаның бер өлешен – 50 процентын эшне башлаганчы алырга була. Җирле администрациягә планлаштырылган яңартып төзү турында белдерү кәгазе тапшырырга кирәк. Ярты елдан соң мәйдан арту белән яңартып төзү турындагы актны алырга һәм шуннан соң ана капиталының калган 50 процентын алу өчен гариза тапшырырга мөмкин, – ди Фәридә Ганиева. Реконструкция өчен акчаның бөтен суммасын берьюлы да алырга була. Реконструкция балага өч яшь тулганчы ук башлаган булса, ана капиталын алуга гаризаны яңартып төзү эшләре тәмамлангач язарга кирәк. Мәйдан арту турында акт шулай ук кирәк булачак, ди пенсия бүлеге белгечләре.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды яңалыклары Пенсионный фонд сообщает