Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәсәң...

Район прокуратурасы 52 яшьлек Г.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (ата-ананың сәбәпсез суд карарын яисә нотариус раслаган килешүне үтәмичә, балигъ булмаган, шулай ук 18 яше тулган хезмәткә яраксыз балаларны карауга средстволарны түләмәү).

Суд билгеләгәнчә, Г. озак вакыт балигъ булмаган кызын тәрбияләү өчен алимент түләми. Шул сәбәпле ул административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма шуннан соң да бурычны түләү өчен чара күрмәгән, эшкә урнашмаган. Аның гомуми бурычы 529 920, 83 сум тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тоту белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә кермәде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев