Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җәлил укулары»

Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

17 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә V Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел бәйгегә Россиянең 38 төбәгеннән һәм чит илләрдән 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Бәйгенең II этабы тәмамлану нәтиҗәсендә финалга 836 катнашучы узган. 26 декабрьдә жюри карары нигезендә барлыгы 115 җиңүче билгеләнгән. Быел шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Беренче тапкыр чечен, серб һәм япон телләрендә эшләр каралган.

Әлеге бәйгедә райондашларыбыз да актив катнашты. Бу дәрәҗәле бәйгенең "Җәлил - татар телендә" номинациясендә III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

- "Җәлил укулары" әдәби бәйгесен йомгаклау гала-концерты искиткеч булды, нык матур, бай эчтәлекле, зәвыклы, югары профессиональ дәрәҗәдә оештырылган. Күңелләрне айкады бу программа. Балаларның чыгышларына сокландым. Аларны әзерләгән педагогларга - "Афәрин!" Танылган артистларыбыз чыгышлары да искиткеч. Җәлил рухы бездә бүген дә... Хатлар концертның төп темасы иде. Күз яшьләре аша карадым бу өлешне. Һәммәбезгә игътибар һәм ихтирам тойдык. Оештыручыларга зур тырышлыклары өчен мең рәхмәт! - дип яза Гөлнур ханым үзенең ВКдагы сәхифәсендә.

Фото - Гөлнур Салихованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев