Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдынгылар хөрмәтләнде

Ел саен Республика көне алдыннан “Хезмәткә – дан” скверындагы фоторәсемнәр яңартыла. Әлеге чара традициягә әйләнде һәм район халкы бу көнне дулкынланып көтә.

“Хезмәткә – дан” скверында һәр өлкәнең, һәр тармакның алдынгылары урын алган. Алар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр бар. Һәркайсы – үз эшенең остасы. Алдынгылар скверда хөрмәтләнде. Район башлыгы Альберт Хуҗин аларга изге теләкләрен җиткерде.

Республика көнендә якташыбыз – язучы, шагыйрь, Тукай бүләге иясе Факил Сафинга Мөслимнең мактаулы гражданины исеме бирелде. Факил абыйны әлеге исемгә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз!

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев