Актив катнашкан укучыларның Яңа ел бәйрәме узды
26 декабрь көнне, район мәдәният йортында, уку алдынгыларының, спорт, мәдәният-сәнгать өлкәләрендә уңышка ирешкән, укучыларның иҗтимагый оешмаларында актив катнашкан укучыларның Яңа ел бәйрәме узды. Тантанада Мөслим муниципаль район советы аппарат җитәкчесе Р.Г.Гарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т.Демидов катнашты.Бәйрәмгә чакырылган укучыларга район башлыгының рәхмәт хаты, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Соңыннан, балаларга Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының, Е.Чеповицкий әсәре буенча эшләнгән, "Иң матур көн" спектакле күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев