“Агромастер” җитештерү компаниясе Оренбургта XVIII”Агро-2018” төбәкара күргәзмәдә катнашты
28 февральдән 2 мартка кадәр Оренбургта XVIII"Агро-2018" төбәкара күргәзмә узды. Күргәзмәдә Россия һәм якын чит илләрдән 80 артык оешма-предприятиеләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Алар арасында Оренбургта эшләүче дилеры "Агромех" җәмгыяте белән берлектә "Агромастер" җитештерү компаниясе дә бар иде. Агромастерлылар ачык мәйданда 2017 елда үзләрендә җитештерелгән "Agrator Tillerdisk-7200" чәчү комлпексын, "Tillermaster-12000" уртача чәчү комлпексын һәм "Т360" тракторын тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг та катнашты. Күргәзмәдә катнашу нәтиҗәсендә компания Оренбург өлкәсенә чәчү комплексларын, чәчү алды культиваторларын һәм дискаторларын озату буенча килешүләр төзеде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев