Яңалыклар

Әфган сугышы ветераны: ТР Президенты вазыйфаларын алыштыру-көчле карар

Махсус хәрби операция шартларында Татарстан Президенты вазыйфасының исемен үзгәртү безнең барыбызның да федераль үзәк һәм милли лидерыбыз тирәсендә берләшкәнебезне күрсәтә. «Татар-информ» белән әңгәмәдә шундый фикер белән Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы рәисе, Әфганстандагы сугышчы-интернационалист Рафаэль Шакирҗанов уртаклашты.

Рафаэль Шакирҗанов, факт буенча вазифаның исеме — юридик формальлек, дип өстәде.

«Рөстәм Нургалиевичның һөнәри осталыгы, компетентлыгы аның федераль дәрәҗәдә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә иң профессиональ сәясәтчеләрнең берсе булуына беркемдә дә шикләнми. „Россия — Ислам дөньясы“ стратегик күзаллау төркеме кысаларында ул еш кына чит илләрдә була. Әгәр Дәүләт Советы карар кабул итсә, бу безнең республиканың Федераль закон кырында эшләвен аңлата", - дип аңлатты агентлыкның әңгәмәдәше.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев